Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2018 елның 14 гыйнвары, якшәмбе

2018 елның 12 гыйнвар көнендә Макыл авыл җирлегендә Алексей улы Николай  һәм Дмитрий кызы Ольга  Рогожиннар гаиләсе тормыш башлап яшәүләренә 50 ел тулу уңаен - "Алтын туйларын" билгеләп үттеләр. Ярты гасырлык уртак тормыш юлы узган пар бер-берләренә булган тирән хөрмәт, эчкерсез ярату, ышану, тугрылык хисләрен вакыт дәвамында раслаган. Бергә бик күп юллар узылган, бик күп эшләр башкарылган.

Алар балаларына,  оныкларына,туганнарына һəм янəшəлəрендə  яшəгəн якыннарына йөрəк җылыларын кызганмыйлар. Балаларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.

Сикәлтәле тормыш юлларыннан озын парлы гомер кичеп, җитәкләшеп, чал картлыкка килеп җиткән бәхетле парлар алтын туйларга җиткәч тә, аларның күзләре бер-берсенә тирән ихтирам һәм ярату белән багалар.

50 ел  бергә гомер иткән  Рогожиннар  гаиләсен”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә  Макыл авыл җирлеге башлыгы Әлинә Матвеева җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды . Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International