Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яңа елда беренче тапкыр «Гаилә гыйлеме» дәресе

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе
2018 елның 15 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә №5 һәм №7 мәктәп 10 нчы сыйныф укучылары өчен, яңа ел каникулларыннан соң беренче тапкыр «Гаилә гыйлеме » дәресе узды.

Педагог-психолог Ирина Ильина әңгәмәдәшләре белән гаилә һәм ата-ана булу бәхете турында сөйләште. Укучылар әңгәмәгә актив кушылдылар, гаилә мөнәсәбәтләре турында үз фикерләрен әйттеләр.  Очрашу ахырында педагог эшлекле уен үткәрде. Аның барышында уенда катнашучылар гаилә проблемаларын хәл итү вариантларын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International