ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

Смәел авылының олы хөрмәткә лаек шәхесе Әхмәдиев Габделхәй Әхмәди улына 13 нче гыйнварда 90 яшь тулды. Күркәм юбилеен билгеләп үтүче бу ил агасын безнең буын- сыер савучы Габделхәй дип белә. Әле ул тавыклар да сарыклар да, атлар да караган. Хезмәт юлының 35 елын сыерлар сава, шуның 7 елы лаеклы ялга чыккач.

ЗАГС хөзмәткәрләре  ярдәме белән оештырылган  бәйрәмдэ, иң якын һәм кадерле кешеләре арасында Валерий Александрович белән Разалия  Хафизовна  тормышларындагы иң якты һәм иң җылы хәтирәләрен искә алдылар. Бу гаиләнең танышу тарихы бик кызыклы: ул яшь укытучы, класс җитәкчесе, яшь кыз – укучы. Унберенче класс азагына аларның хисләре зур мәхәббәткә әверелде. Гаиләдә иң мөһим сыйфат булып хөрмәт, бер-береңне аңлау, юл куя белү, сабырлык һәм мәхәббәт, дип саныйлар Балтаевлар гаиләсе.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2018 елда дөньяга туган беренче игезәкләрне теркәү тантанасы узды. Әлеге көтеп алынган вакыйга Сергей белән Лилия Касыймовлар гаиләсендә булды. Бәхетле ир белән хатын берьюлы ике сабыйның – малай белән кызның әти-әнисе булды. Халыкта моны король игезәкләре дип йөртәләр. Беренче булып якты дөньяга Александр аваз салган, ул 1790 гр авырлыкта, 42 см озынлыкта. Бер минут аерма белән Дмитрий туган – 1370 гр авырлыкта һәм 38 см озынлыкта. ЗАГС хезмәткәрләрне гаиләне ихластан тәбрик итте һәм балаларның беренче документлары – туу турындагы таныклыкларын тапшырды.

«Нәкъ менә ГХАТ бүлегендә шәҗәрәм белергә мөмкин»-дип, Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфинур Хәйретдинова үзенең чыгышын шул сүзләр белән башлап җибәрде. Шәһәр ГХАТ архивында Азнакай район мәктәп укучылары өчен экскурсия булып узды. Алар бүлекнең көндәлек эше белән һәм шәхси акт китаплары белән танышып киттеләр. Узган гасырның китаплары үзенчәлекле кызыксыну уятты, аларны кулга алып, якындан карарга балаларга насыйп  булды. Барлык биргән сорауларга  укучылар тулы җавап алдылар.

 Минзәлә шәһәрендә яшәүче Максим һәм Мария Ивановларның 2018 елның 10 гыйнвар көнендә уллары Тимофей дөньяга килде. Бу гаилә беренчеләрдән булып, Рәсәй Президенты Владимир Путин тәкдиме белән башкарыла торган, социаль түләүне алырга документлар тапшырды. Яшь гаиләне шушындый матур вакыйга белән котлар өчен, районның башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Нэля Бикеева килде.

Аны  бу бәйрәме белән  Кайбыч башкарма комитеты  җитәкчесе Дания Бәдертдинова, ГХАТ булеге җитәкчесе Гөлнар Хузина һәм Олы Кайбыч авыл советы җитәкчесе  Рәмис Сафин котлады. Клара  Гыйлмановага  Кайбыч муниципаль районы башлыгы  Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хаты тапшырылды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә, 2018 елда беренче тапкыр, булачак парлар өчен кереш инструктаж узды. 

2018 елның 13 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче тапкыр булачак парлар өчен, «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында дәрес узды.

     Кыш көне үткәрелә торгай туй, нурлы, романтик, хисле була. Иске Яңа ел- яңа тормыш башы символы.

      Буген, 2018 нче елның 13 нче январда, Яр Чаллы Тантаналар сараенда 13 пар никахларын рәсмиләштерде. Яшьләрне чын күңелдән котлыйбыз!


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Кама Тамагы районы Куйбышев Затоны штпда Гиберт Петр Петрович һәм Серафима Михайловнаның 2018 елның 12 гыйнвар бергә торуларына 55 ел булды.

Куйбышев Затоны штп җитәкчесе Николай Ефимов һәм башкарма комитеты Гульназ Григорьева юбилярларны бу вакыйга белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Петр Петрович һәм Серафима Михайловна 2 малай һәм 1 кыз үстергәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International