Минзәлә шәһәрендә яшәүче Максим һәм Мария Ивановларның 2018 елның 10 гыйнвар көнендә уллары Тимофей дөньяга килде. Бу гаилә беренчеләрдән булып, Рәсәй Президенты Владимир Путин тәкдиме белән башкарыла торган, социаль түләүне алырга документлар тапшырды. Яшь гаиләне шушындый матур вакыйга белән котлар өчен, районның башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Нэля Бикеева килде.