2018 елның беренче игезәкләре

2018 елның 13 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2018 елда дөньяга туган беренче игезәкләрне теркәү тантанасы узды. Әлеге көтеп алынган вакыйга Сергей белән Лилия Касыймовлар гаиләсендә булды. Бәхетле ир белән хатын берьюлы ике сабыйның – малай белән кызның әти-әнисе булды. Халыкта моны король игезәкләре дип йөртәләр. Беренче булып якты дөньяга Александр аваз салган, ул 1790 гр авырлыкта, 42 см озынлыкта. Бер минут аерма белән Дмитрий туган – 1370 гр авырлыкта һәм 38 см озынлыкта. ЗАГС хезмәткәрләрне гаиләне ихластан тәбрик итте һәм балаларның беренче документлары – туу турындагы таныклыкларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International