Әхмәдиев Габделхәй Әхмәди улына 13 нче гыйнварда 90 яшь тулды

2018 елның 13 гыйнвары, шимбә

Смәел авылының олы хөрмәткә лаек шәхесе Әхмәдиев Габделхәй Әхмәди улына 13 нче гыйнварда 90 яшь тулды. Күркәм юбилеен билгеләп үтүче бу ил агасын безнең буын- сыер савучы Габделхәй дип белә. Әле ул тавыклар да сарыклар да, атлар да караган. Хезмәт юлының 35 елын сыерлар сава, шуның 7 елы лаеклы ялга чыккач.

Аның күпьеллык тырыш хезмәтен районның, республиканың кыйммәтле бүләкләре, күп кенә Мактау кәгазьләре, Дипломнары, «Социалистик ярышта җиңүче”, “Бишьеллык ударнигы” күкрәк тамгалары белән билгеләп үтелә. Ә 1986 елда хөкүмәтебезнең зур бүләге “Почет билгесе” Ордены белән бүләкләнә.  Район энциклопедиясенә кертелде, мәктәпнең авыл тарихы музеенда, авылыбызның  11 мәшһүр шәхесенең портретлары арасында, Габделхәй абый да бар.

Хәләл җефете Миңлегөл апа белән 35 ел яшәп, берсеннән -берсе уңган, булган биш бала үстерделәр. Аларның һәрберсенең: Рәйханә, Фәридә, Резеда, Булат,Тәнзилә- үз гаиләләре бар. Инде оныклар гаилә корып оныкчыклар белән куандыралар. Олы кызы Рәйханәнең улы  Зиннур авыл тарихында беренче тапкыр зур галим-техник фәннәр докторы,  Рифнур техник фәннәр кандидаты. Башкалары да: авылда булсынмы, читтәме һәркайсының үз урыны, үз абруе бар.Төп нигез җылысын саклаучы улы Булат белән килене Сәрия дә Смәел җәмгыятенең алдынгы механизаторы белән сыер савучысы.

 Миңлегөл апа вафатыннан соң,  Фәүзия апа белән тормыш корып җибәргәннәренә дә 36 ел булган. Бүген дә алар камил акыл, үткен зиһен белән гомер кичерәләр. Балаларга, оныкларга терәк тә булып, кирәк тә булып, авылыбызның күрке булып  яшиләр. Яңадан да аллаһы тәгалә биргән гомерне тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы белән куанып-шатланып яшәргә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International