Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә, 2018 елда беренче тапкыр, булачак парлар өчен кереш инструктаж узды.
13 гыйнвар көнне ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак парларга никах теркәү тантанасы ничек узуы турында һәм туй көнендә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген сөйләделәр. Шулай ук, яшь парлар никахлашу Сарае буенча экскурсия ясадылар.