ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

2018 елның 12 гыйнварында Чистай Никахлашу сараенда никахны тантаналы теркәү булды. Өч бәхетле пар үзләренең йөрәкләрен бер- берсенә бәйләделәр. ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Николаевна Белова-Реутина тарафыннан Александр һәм Кристина  хөрмәтенә аерым котлаулар яңгырады. Чөнки алар  2018 елда  Чистай муниципаль районында беренчеләрдән булып гаилә кордылар.

2018 елның 12 гыйнвар көнендә Макыл авыл җирлегендә тантаналы чара узды, Скаредновлар гаиләсе Федор улы Анатолий һәм Тимофий Мария 60 ел бергә тигез гомер итүләрен,бриллиант туйларын   билгеләп үттеләр.

Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев Зәй районында Сәвәләй авыдында  яшәүче сугыш ветераны Сорокина Татьяна Филипп кызын 95 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада автоклуб хезмәткәрләре дә катнашты.

2018 елның 12 январында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә яңа елның беренче пары үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.

     Яңа өйләнешүче  Кутяшовлар үзләренең беренче гаилә документы – никахны теркәү таныклыгы алдылар. Алар 2018 нче елның беренче яңа парлары булулары белән  күңелле гаҗәпләнү хисләре кичерделәр.

   12 нче гыйнвар көнне Саба районында яңа гаилә барлыкка килде: Зөлфия һәм Илмир Дәүләтовларнын законлы никахлашуы 2018 нче елның беренче никахы буларак теркәлде. Яшь парларны истәлекле көннәре уңаеннан котларга Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих  Закирҗанов, ЗАГС бүлеге, туганнары, дуслары килгән иде.  Яшь парларга бәхет, мәхәббәт, гаилә иминлеге телибез!


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

11 гыйнварь көнне Азалак авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер кичерүче Кәримова Мөһәллилә Рамазан кызына 90 яшь тулды. Россия Президенты В.Путинның котлау хатын, район башлыгының истәлек бүләген аңа район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тапшырды. Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия  Гыйльметдинова, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, Азалак мәктәбе директоры Фирдәвес Гайнетдинов, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәллия Фарукшина тыл һәм хезмәт ветеранына изге теләкләрен ирештерделәр.

Россия Президенты В.В. Путин исеменнән 90 яшен тутыручы С.С. Мусина котлау открыткасы алды. Шулай ук шәһәр башкарма комитеты башлыгы Р.Марданова Алабуга районы башлыгы  Г.Е.Емельянов исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды.

      2018 елның  11нче январендә Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 100че баланы теркәделәр. Бу сабый – Эльвира Ринат кыз Валеева – 9 январь көнендә дөнья күрде.

11 гыйнвар көнне   хакимиятнең зур залында муниципаль район башлыгы урынбасары   Валерий Акатьев, даими комиссия рәисе Эдуард Галеев һәм депутатлар катнашында Зәй район   Советының  мәгариф, мәдәният, спорт буенча даими  комиссиясе утырышы узды. Көн тәртибендә 2 сорау каралды.Утырышта ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина чыгыш ясап 2017 нче елда үткәрелгән чаралар белән депутатларны таныштырды.

2018 елның 11 гыйнвар көнне Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында исем кушу тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International