Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

     2018 елның 11 гыйнвар көнне Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында исем кушу тантанасы узды.

    Миннуллиннар гаиләсендә ир бала дөньяга килә. Бәхетле ата-ана балаларына Максим дип исем кушканнар, әлеге исем борынгы телдән тәрҗемә иткәндә « җитәкче» дигәнне аңлата.  Апае дөньяга килгәнгә аеруча да абыйсы Матвей шатланды.

     Тантана вакытында идарә белгечләре бәхетле ата-ананы истәлекле вакыйгалары белән котладылар, баланың беренче документын – туу турында таныклыкны, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның котлау адресын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International