Чистай районында беренче яшь пар

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

2018 елның 12 гыйнварында Чистай Никахлашу сараенда никахны тантаналы теркәү булды. Өч бәхетле пар үзләренең йөрәкләрен бер- берсенә бәйләделәр. ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Николаевна Белова-Реутина тарафыннан Александр һәм Кристина  хөрмәтенә аерым котлаулар яңгырады. Чөнки алар  2018 елда  Чистай муниципаль районында беренчеләрдән булып гаилә кордылар.

Тантана вакытында барлык яңа өйләнешүчеләргә бәхет, гармония, мәхәббәт һәм үзара аңлашу, һәрбер яшь  гаиләдә балалар тавышы яңгырап торуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International