11 гыйнварь көнне Азалак авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер кичерүче Кәримова Мөһәллилә Рамазан кызына 90 яшь тулды. Россия Президенты В.Путинның котлау хатын, район башлыгының истәлек бүләген аңа район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тапшырды. Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, Азалак мәктәбе директоры Фирдәвес Гайнетдинов, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәллия Фарукшина тыл һәм хезмәт ветеранына изге теләкләрен ирештерделәр. Мөһәллилә апа колхозда төрле эштә хезмәт куя, аннан Азалак мәктәбендә җыештыручы булып эшли. Һәркемгә игелекле, ярдәмчел. Авылдашлары да дини йолаларны үтәп яшәүче Мөһәллилә апаны авылның ак әбисенә тиңли.