Югары Ослан муниципаль районында юбилярлар хөрмәтенә танатаналы чара булды

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

2018 елның 12 гыйнвар көнендә Макыл авыл җирлегендә тантаналы чара узды, Скаредновлар гаиләсе Федор улы Анатолий һәм Тимофий Мария 60 ел бергә тигез гомер итүләрен,бриллиант туйларын   билгеләп үттеләр.

Юбилярлар бер-берсен яратып,хɵрмəт итеп 60 ел бергə гомер итəлəр,алларына килгəн сынауларны,авырлыкларны җиңеп үзләренең мәхәббәтләрен саклап, тигез озын гомер кичерəлəр, бер-берсен аңлап,кадерлəп яши бирəлəр. Иң зур бәхетләре дип  2 малайларын, 5 оныкларын һәм 3 оныкчыкларын дип саныйлар.

Алар балаларына,  оныкларына,туганнарына һəм янəшəлəрендə  яшəгəн якыннарына йөрəк җылыларын кызганмыйлар. Балаларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.

Сикәлтәле тормыш юлларыннан озын парлы гомер кичеп, җитәкләшеп, чал картлыкка килеп җиткән бәхетле парлар алтын туйларга җиткәч тә, аларның күзләре бер-берсенә тирән ихтирам һәм ярату белән багалар.

60 ел  бергә гомер иткән  Скаредновлар  гаиләсен”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә  Макыл авыл җирлеге башлыгы Әлинә Матвеева җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды . Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International