2018 елның 12 январында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә яңа елның беренче пары үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.
Яңа өйләнешүче Кутяшовлар үзләренең беренче гаилә документы – никахны теркәү таныклыгы алдылар. Алар 2018 нче елның беренче яңа парлары булулары белән күңелле гаҗәпләнү хисләре кичерделәр.
Ольга һәм Павел районыбызда яңа гаилә корырга теләүчеләре өчен үзенә бертөрле талисман һәм илһамландыручылар булдылар. Бәхетле яшь парларны Тәтеш шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Тегулев котлады. Андрей Владимирович тантана сәбәпчеләренә истәлекле сувенир һәм ЗАГС бүлегенә тагын күп тапкырлар балаларын теркәү өчен әйләнеп кайтуларын теләп язылган котлау адресын тапшырды.
Бик күп еллардан соң да бүгенге көн алар өчен якты истәлек булып калыр һәм бүгенге карарлары өчен үкенмәсләр, ә аларның туачак балалары районыбызда үзләренең бәхетләрен табарлар дип ышанып калабыз.