90 яшен тулу уңаеннан

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Президенты В.В. Путин исеменнән 90 яшен тутыручы С.С. Мусина котлау открыткасы алды. Шулай ук шәһәр башкарма комитеты башлыгы Р.Марданова Алабуга районы башлыгы  Г.Е.Емельянов исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды.

Тыл һәм хезмәт ветераны София Мусина  тумышы белән Әтнэ районыннан (Иске Җогып авылы). 7 классны тәмамлагач Парадский шәһәренә (хәзерге Яшел Үзән) ФЗО га эшкә китә. 1945 нче елның 9 маена кадәр хәрби заводта гильзалар ясый. “Эше авыр булды. Буем кечкенә булу сәбәпле, урындыкка басып эшләргә дә туры килде,”- дип искә ала ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International