2018 елның 13 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче тапкыр булачак парлар өчен, «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында дәрес узды.
Дәресне «Эйдос» психологик-педагогик үзәге ярдәм күрсәтү директоры Екатерина Юртаева үткәрде. Дәреснең темасы – «Темпераментларның гаилә тормышна йогынтысы». Яшь парларның бергә яшәү дәверендә балалар тәрбияләү һәм кеше темпераменты әйләнә-тирәгә ничек йогынты ясауына бәйле күп кенә проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә дә, Екатерина Юртаева парларга авырлыкларны чишү юлларын күрсәтте, төрле темпераментлар турында сөйләде.