«Нәкъ менә ГХАТ бүлегендә шәҗәрәм белергә мөмкин»-дип, Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфинур Хәйретдинова үзенең чыгышын шул сүзләр белән башлап җибәрде. Шәһәр ГХАТ архивында Азнакай район мәктәп укучылары өчен экскурсия булып узды. Алар бүлекнең көндәлек эше белән һәм шәхси акт китаплары белән танышып киттеләр. Узган гасырның китаплары үзенчәлекле кызыксыну уятты, аларны кулга алып, якындан карарга балаларга насыйп булды. Барлык биргән сорауларга укучылар тулы җавап алдылар.