Яңа елда Чүпрәленең беренче парлары

2018 елның 13 гыйнвары, шимбә

2018 елның 12 январе көнне, Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә Яңа елның беренче пары теркәлде, Болар Диана белән Эдуард Сачковлар иделәр, һәм алар актлар китабының беренче битен ачтылар, аяклары берүк җиңел булсын.

Яш парларны котларга район Башлыгы Александр Валерьевич килгән иде. Ул яшьләргә бәхетле тормыш теләп гаиләнең беренче документын - никахлашу таныклыгын һәм бүләк тапшырды. Яшьләрнең шушы бәхетле, шатлыклы мизгелләре гомер буена дәвам итсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International