Алар - беренче

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

2017 елда Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге 358 никах теркәде, бу  узган ел белән чагыштырганда 25 парга күбрәк. Ә Яңа 2018 елда беренчеләрдән булып Музипов Ильдар һәм Хафизова Зәлия өйләнештеләр. Ишанып калабыз Музиповлар гаиләсенең «җиңел аяклары» белән районда никах саны тагын да күбрәк һәм гаиләләр ныклы булачак. Яшьләргә үзара аңлашу, мәхәббәт, сәламәтлек, барлык теләкләр тормышка ашсын диеп теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International