Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге коллективы гаилә булдыру һәм аны саклауда шактый зур эш башкара. Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Ходай җиһанда һәр җан иясен парлы итеп яраткан. Яшәүнең мәгьнәсе дә шунда.
Азнакай шәһәре ГХАТ бүлегендә төзелгән "Пар канатлар" клубы төрле формада ялгыз ир-атлар һәм хатын-кызлар белән очрашулар үткәрә. Бу юлы кичә иске 2017 һәм Яңа 2018 елны каршылап узды. ГХАТ бүлеге коллективы алар өчен искитмәле җылы чара үткәреп алды. Әлеге очрашуда катнашкан кешеләр өчен, үзенә икенче яртысын табыр өчен тагын бер шанс туды.