Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 100-нче сабый тууы теркәлде

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

16 гыйнвар көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 2018 елда  100 нче бала тууы теркәлде.

«Юбилейлы» номерлы акт язуы Фокеев Александр һәм Марина гаиләсендә туган балага карата төзелде. Бәхетле ата-ана балаларына  «Макар» дип исем кушканнар, борынгы телдән тәрҗемә иткәндә әлеге исем «Бәхетле» дигәнне аңлата.

ГХАТ Идарәсенең белгечләренә ата-ананы котлавы икеләтә дә күңелле иде. Чөнки Макарның әбисе идарә хезмәткәре, ә Александрның абыйсы Мәскәүдә Парадта Җиңү Байрагын алып барган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International