Зайцевлар гаиләсенең алтын еллары

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә Зайцев Михаил Николай улы һәм Лидия Иван кызы гаиләсенең «алтын» юбилеен  хөрмәтләү тантанасы узды.

Никахларын теркәү көннән аларның инде менә 50 ел узган, күп нәрсәләр үзгәрде, бу вакыт эчендә, әмма юбилярларның мөнәсәбәтләре еллар аша үтеп шул килеш калган. Аларның зур тормыш тәҗрибәсе, хезмәт казанышларын һәм бәхетле гаилә тормышы бу еллар узышында тупланган. Балалары, оныклары – Зайцевлар гаиләсенең иң зур бәхетләре.

Тантаналы һәм дулкынландыргыч рәвештә юбилярлар Мактаулы юбилярлар китабына имза куйдылар, бер-берсен котладылар, озын-озак тормыш серләре белән уртаклаштылар, бер-берсен биюгә чакырдылар.

Юбилейларны Яшел Үзән районы Васильево бистәсе Лилия Виталий кызы Дашевская котлады, юбиляр парга бүләкләр һәм гаилә кыйммәтләрен саклаулары өчен рәхмәт хаты тапшырды.

Бик күп җылы котлаулар яңгырады юбилярлар туганнарыннан. Алтын юбилярларның үзара мөнәсәбәтләрен бу көнне алтын ташлар белән чагыштырдылар, аларны киләсен буыннарга тәҗрибә,  ата-бабаларыбызның зирәклеге, хәтер һәм гаилә традицияләре буларак киләсе буыннарга тапшыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International