Мәдинә әби Мәрданова 1928 нче елның 15 январенда Минзәлә районы Тулбай авылында Сәхбетдин белән Нәгыймә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Кечкенә Мәдинә 1935 нче елда Тулбай башлангыч мәктәбенә укырга керә. Биш класс укыганнан соң, мәктәпне ташлап, әтисе Сәхбетдин белән атлар карарга булышып йөри башлый. Аңа ат җигәргә дә, үгез җигәргә дә туры килә.1946 нчы елда сугыш кырыннан исән-сау әйләнеп кайткан, Тулбай авылы егете Марданов Шәйхенур белән гаилә коралар. Аларның бер-бер артлы алты балалары дөньяга килә. Бүгенге көндә балаларының барысы да исән-саулар. Унике яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшләп 50 яшендә лаеклы ялга чыга Мәдинә апа. Алты балага унҗиде онык. Бүгенге кйндә оныкларның егерме дүрт оныкчыкларын күрү бәхетенә ия булды Мәдинә әби. Ул туган авылында, төпчек улы Мирзаһит гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев һәм авыл җирлеге җитәкчесе Фазыл Мәүлин килделәр. Мәдинә апага озын гомерләр теләп, Рәсәй Призеденты В.В.Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.