Баулыда яшәүче Хәлиуллина Хамдия апа Ахунҗан кызына Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасы тапшырылды. Лаеклы ялга чыкканчы юбиляр Баулы УТТ оешмасында эшләгән, ветеранның гомуми стажы 42 ел тәшкил итә. Тыл хезмәтчәне Хамдия Ахунҗан кызы фидакарь хезмәте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, “Хезмәт Ветераны” исеменә ия. Хамдия апа ике бала тәрбияләп үстергән, әлеге көндә биш оныгы һәм җиде оныкчыгы уңышларына сөенеп яши.
Ветеранны 90 яшьлеге белән балалары, оныклары, хезмәттәшләре һәм район җитәкчеләре котладылар.