Аны гомер бәйрәме белән Кайбыч башкарма комитетыннан Фатыйма Бикбова, ГХАТ булеге җитәкчесе Гөлнар Хузина һәм Олы Урсак авыл советы җитәкчесе Габбас Зиннәтуллин котлады. Клавдия Кәримовага Россия Федерациясе президенты котлау открыткасы, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хаты һәм истәлекле буләк тапшырылды.