Түбән Кама ГХАТ идарәсе – Татарстан Республикасында беренче урында

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

 2017 елның нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе кабат лидер дип танылды.

Бу хакта 17 гыйнвар көнне Казанда Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының күчмә ГХАТ Идарәсе коллегиясендә билгеле булды.

Татарстан Республикасы ГХАТ органнары өчен махсус эшләнгән индикатив мониторинг системасы нәтиҗәләре буенча,  Түбән Кама районы 25,5 балл җыйган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ГХАТ Идарәсе ГХАТ органнары индикатив мониторинг системасы 2015 елда эшләнә. Аның максаты – ГХАТ идарәләре һәм бүлекләренең федераль һәм республика кануннары өлкәсендә граждан хәле актларын теркәү эшчәнлеген күзәтү. Шул мәгълүматлар нәтиҗәләре буенча, рейтинг төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International