Сабаның куп функцияле үзәгендә урнашкан ЗАГС бүлегенә экскурсия

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

18 гыйнварда Иштуган урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары Сабаның куп функцияле үзәгендә урнашкан ЗАГС бүлегендә булдылар. Укучыларны иң элек “Купфункцияле  үзәк” бюджет учреждениесенең  Саба филиалы бүлек начальнигы Алсу Баһманова үзәкнең эшчәнлеге, электрон чиратлар, түләү тәртипләре белән таныштырды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова ЗАГС бүлегендә кешенең гражданлык хәле документларының  зур төгәллек белән алып барылуы, мәгълүмати технологияләрнең киң кулланылуы, гаризаларның нигездә электрон төрдә кабул ителүе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International