Беренче никах теркәве

2018 елның 20 гыйнвары, шимбә

    20 гыйнварда Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районың ЗАГС бүлегендә беренче никах теркәве булып узды. Акт язмасы  Пономаренко Денис, чыгышы белән   Нурлат районың Мамык авылыннан һәм  Заверняева Галина  Биләр кызы үз язмышларын берләштерде. Елның беренче  парлары буларак,  аларга    бүләк тапшырылды – хрусталь аккошлар мәңгелек мәхәббәт символы.

      “Сезнең гаилә Туган көндә шушы истәлекле вакыйга белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!  Сезнең  үзара мөнәсәбәтләрегез  мәхәббәтле һәм хөрмәтле, ярдәмле һәм җаваплы булсын. Беренче бәхетле көннәрегезне һәрвакыт саклагыз, озак еллар тормыш юлыннан   наз һәм сафлык белән бергә атлагыз Исегездә тотыгыз, бәхет ачкычы сезнең кулда!  Сезнең гаилә ныклыгына һәм бәхетлелегенә ышанабыз, чөнки  Алексеевк районында яңа елда сез беренче булып  никахыгызны теркәдегез »-   дигән теләкләрен белдерде Загс начальнигы Валентина Увакина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International