Яңа туган балалар саны юбилее

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә елның “юбилейлы” 50 нче сабый тууы теркәлде. Кечкенә генә баһадир Курлянов Добрыня Никитич шушы бәхетле очракка туры килде. Никита Юрьевич белән Екатерина Сергеевна гаиләсендә сабый көтеп алынган беренче бала. 3940 гр авырлыкта, 55 см озынлыкта туган нарасыйга бәхетле озын гомер телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International