Авыр сугыш елларында Германия концлагерендә туган Борис Петрович тормышы бик тетрәндергеч. Эти-энисенен бер-беренә булган олы мэхәббәт хисе чәнечкеле тимерчыбык артында узенен көчен югалтмый, ныгый гына. Яшь гаилә таркалуга юл куймый. Шушындый көчле рухлы гаиләдә Борис доньяга килә дә. Узенен гаиләсен дә ул үз эти-энисе урнәгендә кора. Бер-берартлы 3 ягымлы кыз дөньяга килә. Борис Петрович күп еллар буе художник-оформитель булып Кам ГЭС оешмасында эшли, хәзер дә агачтан торледән торле фигура-сувенирлар ясый. Ә Тамара Аркадьевна уз тормышын ЦРБда фельдшер булып эшләугә багышлый. Хәзерге вакытта матур гөл-чәчәкләр, жиләк-жимеш устерә. Бугенге көндә Борис Петрович белән Тамара Аркадьевна бик бай - аларнын 5 оныгы Һәм 1 оныкчыгы бар.
Кадерле юбилярларыбыз, сезне шушы зур юбилеегыз белән чын кунелдән тәбриклибез. Алдагы көннәрегез аяз, кояшлы Һәм нурлы булсын. Бер-берегезгә булган кадерләү, хөрмәт Һәм олы мэхәббәт хисе сунмәсен, сурелмәсен. Бәхетле озын гомер телибез сезгә!