Ашпаланы саклап торучыларның берсе

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Заманында чиркәве, мәчете булган, фермасы гөрләп эшләп торган Ашпала авылында бүгенге көндә дистәләп йорт кына калды. Минзәлә районының иә матур табигатҗ почмагында урнашкан бу авылны саклап торучыларның берсе – Рәшидә апа Рамазанова. Ул  гыйнвар аенда 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Рәшидә апа авыл җанлы кеше, бөтен гомерен авылга багышлады. Балаларының шәһәргә китәргә кыстауларын ул игътибарга да алмый.  Юбилярны котлап, Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова килде. Ул Россия Президенты Владимир Путин исеменнән юбилярга котлау хатын һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International