2016-2017 елларга Әлмәт районының никах һәм аерылышуны теркәүчеләр саны

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Узган ел туйларга бай булып чыкты: 2017 елда Әлмәт Муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 1466 язылышу турын акт төзелде,  2016 елның нәтиҗәләре белән чагыштырганда 101 актка күбрәк булып чыга. Шуларның 55-е чит ил гражданнары катнашында.

756 аерылу өчен 1466 никах — 2016 елга карата шактый яхшыру. Ул чакта аерылышулар 1365 туйга 783иде!

Ягъни узган ел дәрәҗәсенә аерылышулар Әлмәт районында 3,4% төшкән.

Никах теркәү сезонлык характер  саклый – гадәттә, иң азы никахлар май аенда төзелә, июль, август айларында иң күбе. Билгеле айларга Өстенлек бирү, кагыйдә буларак, дини, мәдәни һәм матди мотивларда алына. Әйтик, узган ел нәтиҗәләре буенча, күбрәк никах июлдә (245) теркәлгән, шулай ук никах саны август аенда (235), июнь айларында һәм сентябрьдә (141 һәм 161) күп булып кала. Май (53) һәм ноябрь (78)  айлары никах санын төшүен тәшкил итә.

Никахлашу – романтик вакыйга. Ул көнне барысы да гармоник яктан, шул исәптән дата да матур булырга кирәк. 2018 ел башыннан ук барлык парлар өчен «якты чоры» башлана. Чөнки “сигезле” мәңгелек символы  булып санала, һәм никахларның озын гомерле булуын вәгъдә итә. Шуннан чыгып, иң матур вакыйга өчен 2018 елның август ае туры килә: 18.08.18. Шимбә – төрле яклап та яхшы вариант.

Бу матур даталарга язылышу өчен ЗАГСта чиратлар ел алдан булдырыла, шуңа да иң мөһим вакыйгагызны 2018 елда үткәрергә телисез икән, никахлашу көнегезне сайлар өчен вакыт җитте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International