Шәмсинаһар Ногыманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

22 гыйнварда бәйрәм табыны артына    Менделеевск шәһәрендә гомер итүче  Шәмсинаһар Вәгыйз кызын  олы юбилее белән котларга туганнары һәм дуслары җыелды.

Район башлыгы исеменнән  аны  башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Роберт Искәндәров котлады. Шулай ук Ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина белән  “Карповец” территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Гөлсинә Загретдинова да җылы теләкләрен юлладылар. Алар  аңа тазалык-саулык, олы яшьтә булуына карамастан күңел көрлеге һәм ,әлбәттә, тынычлык, иминлек теләделәр.

Шәмсинаһар  Ногыманова  кызына ике оныгын тәрбияләргә булыша. Ул бик эшчән һәм мәрхәмәтле әби. Гомер буе  төзекләндерү комбинатында  эшли, чәчәкләр үстерегә ярата.  Бәйрәмгә  Республикабыз башкаласыннан да  туганнары кайткан.

- Бүген без  камырдан милли рызыклар,  токмачлы аш пешердек.  Аларны әни бик ярата, - диде кызы Әлфия Бәдретдинова.- Әнинең матур бәйрәме күңелләребездә гомерлеккә калсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International