2018 елның 22 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең төп залында «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында чираттагы дәрес узды. Никахлашу Сараена №33 урта белем бирү мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары килде.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова укучыларны ГХАТ бүлеге эшчәнлеге белән таныштырды. Дәрес барышында укучылар акт китаплары белән таныша алдылар. Очрашу ахырында укучылар туганлык һәм гаилә кыйммәтләре темасына кроссвордлар чиштеләр.