Юбилярны котлыйбыз

2018 елның 20 гыйнвары, шимбә

2018 елның 20 гыйнварендә Марат Җәббаров Буа районында гомер итүче юбилярны Агафия Емельян кызы Степанованы котлады.

100 яшьлек бәйрәмен якын кешеләре арасында каршылап алган юбилярга Марат Азат улы исәнлек-саулык, күнел тынычлыгы, бәхет теләде. “Сезнең гасырга бик авыр тормыш туры килде диеп башлады үзенең сүзен, ләкин сез авырлыкларны үз көчләрегез белән җиңеп чыккансыз. Рәхмәт сезгә Ватанны саклап калуыгыз очен!”

Безнең юбилярыбыз 1918 елның 20 гыйнварендә Буа шәһәрендә туган. Агафия Емельян кызы күпчелек авырлыкларны үз җилкәсеннән уздырган. Үзенең һөнәрен Буа районы хастахәнәсендә, шәфкать туташы булып эшләп пенсия яшенә кадәр хезмәт куйган.  Әни һәм әби буларак та, балаларына, оныкларына үрнәк булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International