«Россия социаль сферасының киләчәк образы» темасы буенча 2018нче елның 22-23нче гыйнварында Уфада Идел буе федераль округының стратегик сессиясе булып узды. «Халыкны саклау һәм аның артуы» дискуссия мәйданчыгында Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ Идарә башлыгы урынбасары Г.Р.Галиуллина һәм Тантаналар Сарае директоры Д.Р.Гафурова катнаштылар. Теманың лидеры – Самара өлкәсенең социаль-демографик һәм гаилә политикасы министры – Антимонова Марина Юрьевна. Төрле өлкәләрдән килгән белгечләр социаль өлкәдәге төрле эшләнмәләр һәм аларның стратегик үсеше буенча тәҗрибә уртаклаштылар.