Ракыя Шарипова “Читтә булачак иремне очраттым, ә ул Менделеевскиныкы булып чыкты”

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

24 нче гыйнварда  тыл һәм химзавод ветераны Ракыя Шәрипова 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Аны котларга район башлыгы Валерий Чершинцев, Ветераннар советы,  “Бондюг ” территориаль иҗтимагый җирле үзидарә һәм Карпов исемендәге химзаводның профсоюз рәисләре Любовь Сорокина, Рәмзия Әхмәдиева белән  Рөстәм Борһанов, халыкны социаль яклау бүлеге  җитәкчесе Фаина Козырева килделәр.

Бик иртә, 13 яшьтә, эшли башладым,-дип сөйли Роза Сәхәби кызы.- 1941 нче ел иде. Безне химзаводның ,сугыш вакыты режимы буенча эшли башлаган, контакт цехына җибәрделәр.  Иптәш кызым белән аппаратчикларга булыштык, аннары  ул эшне  үзебез  үзләштердек.

Сугыштан соң Ракыя Комсамольск-на-Амуре төзелешенә китә, шунда булачак ирен очрата.

Наил тумышы белән Бондюгтан булып чыкты,- дип көлә ул .- Сугышта катнашкан, аннары 1950 елга кадәр  чик сакчысы гаскәрләрендә хезмәт иткән. Шулай ерак көнчыгыш өлкәсе безне кавыштырды.

Озакламый  гаилә туган якларына әйләнеп кайта.  Р. Шәрипова төзелештә эшли, 5 бала тәрбияләп үстерә. Алар әниләрен чын күңелдән туган көне белән котлап, иң изге теләкләрен юлладылар. Котлауларга оныклары, оныкчыклары  да кушылды. Иң өлкән оныгына 42 яшь тулган.

- Безнең  әби иң мәрхәмәтле, туры сүзле, акыллы кеше,- диде оныгы Элина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International