Юбиляр Давыдова Нина Петровна сигез сыйныф тәмамлагач Төмән педагогия техникумына укырга керә. Бу шәһәрдә ул вакытта өч хәрби училище да була. Нәкъ шушы елда ул булачак ире Николай Давыдовны - хәрби училище офицерын очрата. "Балдаклар, туй күлмәге дә юк иде. ЗАГС ка бардык та язылыштык. Без бәхетле идек.” , - дип искә ала юбиляр.
1951 елда Нина Давыдова укуын тәмамлый, ә аның ирен өч ел хезмәт итәргә Германиягә җибәрәләр. Германиядән соң өч ел Казан шәһәре хәрби комиссариатында эшләгәч, аны Баулы шәһәренә хәрби коммиссар итеп күчерәләр. Шушы хезмәтендә Николай Давыдов 14 ел эшли һәм полковник званиесында запаска китә. Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Давыдовны Баулы халкы әле һаман да җылы һәм рәхмәт хисләре белән искә төшерәләр.
Нина Петровна 1958 елдан Юрий Гагарин исемендәге 3 нче мәктәптә эшли. Аның педагогик стажы 44 ел. Юбиляр әлеге көндә бердәнбер улы Владимир һәм яраткан оныкларының күңел җылысын тоеп яши.
Юбилярны котларга Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Баулы район башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина, хәрби комиссар Илшат Халитов, шулай ук Нина Петровнаның хезмәттәшләре һәм укучылары килгән иделәр.