Чистай ЗАГС бүлегендә гаиләне алып бару дәресе

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

2018 елның 23 январендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә кадет  мәктәпнең 10 сыйныф укучылары белән берлектә гаиләне алып бару дәресе үткәрелде.

ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова-Реутина  мәктәп укучыларына  гаилә кыйммәтләре һәм гаилә тормышына ничек әзерләнергә, ныклы, тату  гаилә төзү өчен нәрсәләр белергә кирәклеге хакында сөйләде. Моңардан тыш, укучылар бик теләп Никахлашу йорты, гражданлык хәле актларын теркәү органнары тарихы, демографик күрсәткечләр, бүлекнең функцияләре турында тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International