2018 елның 25 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланында Кобяковлар гаиләсе мул туйларын билгеләп үтте.
Тумышы белән юбляралар Башкортстаннан. Инде яшүсмер вакытында алар бер-берсе белән таныш булганнар. Демьян Павлович һәм Таисия Иосифовна өлешенә авыр сугыш еллары туры килгән. Әмма аңа да карамастан, Кобяковлар бергә сугыш һәм хезмәт юлын узганнар. Алар чын ватанпәрвәрлек, әхлак һәм тугрылык үрнәге булып торалар.
Кобяковлар Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен, батырлык һәм хезмәт батырлыгы медальләре һәм орденнар белән бүләкләнгәннәр.
1948 елда Демьян Павлович һәм Таисия Иосифовна Башкортанның Ишембай шәһәрендә никахларын теркәгәннәр. Бүгенге көндә юбилярларның иң зур шатлыклары һәм куанычлары – ул аларның балалары һәм оныклары. Кобяковларның биш баласы (хәзерге көндә өчесе исән), 9 оныгы һәм унөч оныкчыгы бар!
Кама Аланының Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова юбилярларны чын күңелдән котлады, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм озын гомер теләп, мактаулы акт һәм бүләкләр тапшырды.