Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә "Татьянин день" дип исемләнгән студентлар балы

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

  25 гыйнвар көне православие дине календаре буенча җәфа җигүче изге Татьянага багышланган. Ул Рим Аллаларына буйсынмавы өчен җәзалап үтерелә, ә соңрак изгеләр рәтенә куела. 1755 елның 25 гыйнварында императрица Елизавета Петровна үзенең указы белән Мәскәү университетын оештырып җибәрә. Шул вакыттан башлап изге Татьяна Россия мәгарифен яклаучы булып санала башлый. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге дә яшьләр бүлеге белән берлектә, шәһәребезнең алдынгы студетлары белән, "Татьянин день" дип исемләнгән студентлар балы оештырды. Бәйрәмгә "Астра" дип исемләнгән бию группасы  чакырылды, алар үзләренең чыгышын ясады. Студентлар үзләре дә читтә калмады, берничә классик бию номерларын күрсәтте. Бәйрәм барышында төрле конкурслар да оештырылды, монда жюри әгъзалары король белән королеваны билгеләде. Жюри составында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Е.Я. Миннигаләмова, "Форпост" үзәге директоры А.А. Исхаков, "Ровесник" яшүсмерләр клубы директоры Е.Н. Демакина һәм яшьләр бүлеге белгече Н.Н. Газимзянов булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International