Әлки районында яшәүче Гарифулла Хәсәновны 90 яше белән Россия Президенты котлады

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Александр Никошин Иске Салманда дөньяга килеп, гомере буе шунда яшәгән һәм эшләгән Гарифулла ага Хәсәновны 90 яше тулу белән котлады. Ул ветеранга Россия Президентының котлавын да тапшырды, бүләк бирде. Бөек Ватан сугышы елларында үсмер килеш эшләп йөргән, намуслы хезмәте өчен шул чорда ук медаль белән бүләкләнгән Гарифулла аганы Иске Салман җирлеге башлыгы Фәнил Җәләлетдинов та котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International