Балаларның шатланып көлүе, олыларның шатлык тулы хисләре белән тулган зур бәйрәм Кайбыч районында бәлки беренче генә тапкыр узгандыр. “Салават купере” спорткомплексында "KAYBITSY FAMILY" ("Кайбыч гаиләләре") исеме астында узган әлеге фестивальдә биш гаилә катнашты. Һәр гаилә, узләренең гаилә традицияләре белән уртаклашып, үзләренең торле яклап талантларын курсәттеләр. Районда яшь, үрнәк гаиләләр бик күп, тик үзләренең сәләтләрен халык алдында күрсәтә белү зур ихтияр көче сорый. Әлеге фестиваль Яшьләр аграр җәмәгатьчелеге, Кайбыч башкарма комитетының ГХАТ бүлеге, халыкны социаль яклау булеге тарафыннан оештырылды. Тамашаны Казан артистлары Салават Минниханов һәм Гузәлем алып бардылар.