25 гыйнварь көнне Сарман районы Илексаз авылында гомер кичерүче Зиятдинова Мияссәрә Насыйбулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән котлап, истәлек бүләге тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, авыл ветераннар советы рәисе Рәмзия Харисова да ветеранга иң матур теләкләрен ирештерделәр. Мияссәрә апаны хөрмәт итеп, балалары, оныклары кайтканнар иде.
Гомерен колхозда хезмәткә багышлаган, авыр сугыш елларында михнәтне аз күрмәгән Мияссәрә апа зарланмый.
- Аллага шөкер, тормышларыбыз мул, ил-көннәребез тыныч булсын. Балаларга, оныкларга ярдәм итәсем бар, Аллаһы Тәгалә гомерне бирсә иде әле, - ди ул, киләчәккә планнары белән уртаклашып.