26 гыйнвар көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 5 пар үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.
Килдеш авылының яңа өйләнешүче Сергей һәм Инна Исаевлар өчен никахларын теркәү мордва халкының йолалары белән булуы сюрприз булды. Ирина Николаева җитәкләгән “Келуне” вокаль ансамбле яшь парлар һәм аларның кунаклары өчен халык җырлары башкарды. Килдеш авыл җирлеге сәркатибе Любовь Мешкова яшьләргә аларның тормыш юллары җиңел, якты һәм бәхетле булуын теләде.