Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселокта кәмеш юбилей

2018 елның 27 гыйнвары, шимбә

Яшел Үзән муниципаль районының Васильево башкарма комитетының тантаналы никах теркәү залында Шәүкәт һәм Илсия Ахметшиннарның уртак тормышлары 25 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы булып узды.

Мендельсон маршы астында кайчандыр кергән кебек алар тантаналы залга керделәр.

 Алып баручы Ольга Власова барлык бәйрәм чарасына җыелучыларга Ахметшиннарның 25 еллык мәхәббәт тарихы турында сөйләде. Мәхәббәт берләштерде аларны һәм алар үз мәхәббәтләрен саклап кала алганнар.

Юбилярлар китабына имза кую алдыннан алып баручы Шәүкәт һәм Илсиядән «Әзерме сез алга таба да бер-берегезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, бергә хәсрәт һәм шатлык, һәрвакыт тыныч, дус һәм тату гаилә булып алга табада яшәргә?» дипа сорады, ир-белән хатын уйлап тормыйча “Әйе” дип җавап бирделәр.

 Юбилейларын Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселогы башлыгы Лилия Виталий кызы Дашевская котлады, гаилш парына ул истәлекле бүләк һәм рәхмәт хаты тапшырды.

Чарада элекеге гореф-гадәтләрне саклап —көмеш туй көнне юбилярлар көмеш обручалҗ балдаклар белән алмаштылар һәм бер-берсен беренче кондәге кебек ир белән хатын кебек котладылар.

Бу көмеш туй юбилее көнне юбилярларны аларның балаларыһәм дуслары  котларга килделәр. Аларның барысына да чыгыш ясау һәм юбилярларны котлау мөмкинлеге бирелде.

Бәйрәм чарасы ахырында тантананы алып баручы юбилярларга шулай дип мөрәҗәгать итте: «Бүген сезгә икегезгә 25. Бу яшь яшьлек һәм җитлеккәнлеге яше. Бу сезнең тормышыгызның азагы. Картлыкка кадәр әле бик ерак. Яратыгыз бер-берегезне һәм бәхетле булыгыз! Бер-берегезне саклап, бәхетле һәм исән-имин яшәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International