2018 елның 29 январь көнне Яр Чаллы шәһәре хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы “Эшлекле дүшәмбе” җыелышында ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова “2017 елдагы Яр Чаллы шәһәренең гаилә-демографик хәле һәм 2018 елга булган бурычлар” доклады белән чыгыш ясады.
Узган елда Яр Чаллы шәһәрендә 7377 бала туган. Шуларның 3864 се- малай, 3513се-кыз бала. Иң өлкән бала табучы әнигә 47 яшь. Яңа туган сабыйларның 40% - беренче балалар. Гаиләдә икенче, өченче балаларның тууы да арткан.