2018 елның 27 нче январь көнне Мамадыш районында яшәүче Семенова Антонина Герасимовна ның 100 яшьлек юбилее булып узды. Юбилярны котлап районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов, районнның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллахметова, шулай ук район хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев килделәр.
Анатолий Петрович РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлауны бүләк итте, шулай ук алдындагы казанышлары өчен "Мамадыш районы белән чиктәш җирдә " медален тапшырды. Аңа уңышлар, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын гомер теләделәр.