Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә игезәкләр тууын теркәү тантанасы узды. Ике матур кыз – Арина белән Кира дөньяга аваз салды. Әлеге шатлыклы вакыйга Агата Владимировна һәм Сергей Александрович Шаталовлар гаиләсендә булды. ЗАГС хезмәткәрләре бәхетле әнине игезәкләр туу белән котлады һәм сабыйларның беренче документларын – туу турындагы таныклыкларын тапшырды.