Дүрт йөрәкнең икеләтә бәхете

2018 елның 3 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ике бертуган апа-сеңел бер үк вакытта кияүгә чыкты. Никахлашу тантанасында Зинаида белән Валентина үзләре сайлаган тормыш иптәшләре белән Мендельсон маршына залга уздылар. ЗАГС хезмәткәрләре аларга гаилә документы – никахлашу турындагы таныклык тапшырдылар. Шундый кызыклы очраклык – аларның икесенең дә ирләре Геннадий исемле. Бәйрәм тантанасы иң якын туганнар, дуслар белән бергә бик җылы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International