Түбән Камада 100-нче пар никахларын теркәгән

2018 елның 2 феврале, җомга

2 февраль көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә юбилейлы пар никахларын теркәде.

«100» нче номер астындагы акт язуы Петров Алексей һәм Марияга карата төзелде.  Аларның 2018 елда 100-нче пар булулары яшь парга гына түгел, якыннары һәм туганнары өчен дә күңелле сюрприз булды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь гаиләгә ак бәхет, иминлек теләп, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын  һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International